Биографиясе

1896 елның 1 июне, Пенза губернасы, Түбән Ломов өязе Каменка авылы – декабрь, 1956 ел, Мәскәү.

Казан университетының тарих-филология факультетын тәмамлаганнан соң (1917 ел), профессор исемен алырга әзерләнү өчен университетта калдырыла.

1918–1921 елларда иҗтимагый фәннәр факультеты профессор, политэкономия кафедрасы доценты (1922–1928 еллар), бер үк вакытта Халык университеты укытучысы (1931 елга кадәр), аннары Коммунистик академия, СССР Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты һәм Славяннарны өйрәнү институтында эшли.

1944 елдан Мәскәү университетының филология факультетында славян телләре һәм әдәбияты кафедрасы профессоры.

Хезмәтләре ватан һәм чит илләр тарихы, ТАССРның сәяси-икътисади мөнәсәбәтләре һәм хуҗалык-икътисади үсешенә карый.

Хезмәтләре

Народное хозяйство РСФСР (1917–1920): В 2 вып. Казань, 1920–1921;

Задачи восстановления народного хозяйства и научная организация труда. Казань, 1921;

Мировая торговля в эпоху великого экономического кризиса 1917–1921 гг. Казань, 1921.

Әдәбият

Валентин Тихонович Дитякин // Вопр. истории. 1957. № 1.

Автор – З.Г.Гарипова