Биографиясе

1896 ел, хәзер Казакъстан Республикасы, Кустанай өлкәсе Таран авылы —1937 елның 25 феврале.

Казакъ совет әдәбияты башында торучыларның берсе.

1913–1915 елларда «Галия» мәдрәсәсендә белем ала. Анда булачак татар язучылары Ш.Бабич, Ф.Бурнаш, Х.Туфан, С.Кудаш белән таныша; Г.Ибраһимовтан дәресләр ала. Аның җитәкчелегендә әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый.

1915 елда Уфада казакъ авылы кызының фаҗигале мәхәббәте турында «Шүганың белгici» повестен бастыра (нигезен Г.Ибраһимов биреме буенча ирекле темага язылган инша тәшкил итә).

Октябрь революциясеннән соң Майлин әсәрләренең төп герое — социализм төзүче шәхес. «Раушан-коммунист» (Кызыл Урда, 1929) исемле повестенда гади казакъ хатынының актив җәмгыять тормышына күтәрелүе тасвирлана. Казакъстандагы социаль үзгәрешләр «Азамат Азаматыч» (Кызыл Урда, 1934) романында чагыла.

Аерым пьесалары милли азатлык өчен баш күтәрү (1916) һәм Гражданнар сугышы вакыйгаларына багышлана. Майлинның аерым сюжет линияләре, сәнгати фикерләү рәвешләре, проза стиле Г.Ибраһимов һ.б. татар язучылары иҗаты стилен хәтерләтә.

Мәкаләләрендә үзенең иҗат тамырлары татар мәдәниятенә барып тоташканын әйтеп үтә.

Репрессияләнә; үлгәннән соң аклана.

Әсәрләре

Толыҗ жинаҗ: 4 томда. Алматы, 1933–36; Повести и рассказы. М., 1958.

Әдәбият

Жармагамбетов К. Б.Майлин: Жизнь и творчество. А.-А., 1962;

Түркiстан: Халыќаралыќ энцикл. Алматы, 2000.

Автор — Р.К.Ганиева