1990 елда фәнни-укыту үзәге буларак төзелә.

Академиянең административ корпусында урнашкан. Музей фондында Казан медицина академиясе тарихы материаллары — 3 меңнән артык язма җыйналган; шуларның 1,5 меңнән артыгы махсус урыннарда саклана, шул исәптән ГИДУВ турында «Таныш булыгыз, ГИДУВ» («Знакомтесь, ГИДУВ», 1969), «Осталык һәм кешеләрне ярату, хезмәт һәм белем белән» («Искусством и человеколюбием, трудом и знанием», 1990), «Сезгә кешеләр ышаналар» («Вам доверяют люди», 1991) фильмнары. Экспозиция материаллары академиянең үсеш баскычларын тасвирлый.

Кыйммәтле экспонатлар арасында академия профессорлары Р.А.Лурия, Е.М.Лепский, Л.М.Рахлин, А.Ф.Фаворский, М.О.Фридланд, И.И.Русецкий, В.В.Громов, Н.Н.Лозанов, В.К.Трутнев, В.Л.Боголюбов, А.Н.Мурзин, һ.б. шәхси архивлары; Н.К.Горяевның санау камерасы, С.С.Зимницкийның аналитик үлчәү җайланмасы һәм микроскобы, Н.Н.Лозановның инструментлары, И.И.Русецкийның инструмент һәм укыту әсбаплары (нерв үткәрү юллары), Л.М.Рахлинның Челюскин экспедициясен коткарганда файдаланган шәхси әйберләре — стетоскоп, пилотка, плащ-палатка һ.б. бар. Экспозициягә шулай ук РУ-780 рентгент аппараты, ИД-1-ВИ дефибрилляторының күкрәк электроды, Бөек Ватан сугышы елларында табиб В.С.Ефимовның фронтта файдаланган стерильләштерү аппараты һәм хирургия инструментлары куелган.

«Хәрби бүләкләр» бүлегендә академия хезмәткәрләренең орденнар һәм медальләре. Экспозиция бүлекләрендә академиянең төрле дәвердәге тормышы һәм Казан галимнәренең медицина фәне һәм сәламәтлек саклау үсешенә керткән өлешен тасвирлаган фотоальбомнар, фотолар бар. Музейның фәнни эшчәнлеге кафедра һәм клиникалар тарихын яктырткан язмаларда, хезмәтләр тупланган җыентыкларда, академиянең юбилеена багышланган «Казан ГИДУВы (1920–1990)» («Казанский ГИДУВ (1920–1990)»), «Казан дәүләт медицина академиясенә 75 ел (1920–1995)» («Казанская государственная медицинская академия. 75 лет (1920–1995)»), «Нурлар белән диагноз кую һәм нурлар белән дәвалау: Үсеш баскычлары. Кафедралар төзелүгә 70 ел» («Лучевая диагностика и лучевая терапия: Этапы становления. К 70-летию организации кафедр»), һ.б. басмаларда күренә.

Музей мөдирләре: И.М.Муравьёва (1990 елдан), Г.М.Минһаҗева (2003 елдан).

Автор — Ф.Х.Гафурова