1) Персонажлары хайваннар, кошлар яки җансыз предметлар булган кыска чәчмә, тезмә яки кушма формадагы читләтеп әйтүгә, кинаягә корылган хикәя.

2) Мәкаль, әйтем.

Мәсәлнең ахырында, гадәттә, өстенлек итүче нәсыйхәт, мораль (әхлакый нәтиҗә) бирелә.

Жанрның барлыкка килүе санскрит әдәбияты ядкәре «Панчатантра»ның «Кәлилә вә Димнә» исеме белән гарәп теленә тәрҗемә ителүе белән бәйле. Урта гасырлар татар әдәбиятында аеруча киң тарала.

К.Насыйри, Т.Яхин, Г.Тукай, М.Гафури, С.Рәмиев, Ә.Исхак, Г.Шамуков иҗатларында урын ала.

Әдәбият       

Миңнегулов Х.Й. Сәйф Сараи: Тормышы һәм иҗаты. К., 1976;

Әдәбият белеме сүзлеге. К., 1990.                  

Автор — Х.Й.Миңнегулов