Чын исеме – Сафин Факил Минңемөхәммәт улы.

1954 елның 2 гыйнварында Мөслим районы Әмәкәй авылында туган.

Казан университетын (1981 ел) тәмамлый.

1975 елдан Мөслим районының урта мәктәпләрендә эшли.

1984 елдан Чаллы шәһәрендә яши.

1988 елга кадәр «КамАЗ» җитештерү берләшмәсендә мастер.

1991–1995 елларда «Аргамак» журналы редакторы һәм җаваплы сәркатибе, 1996–1999 елларда «Фән һәм мәктәп» журналының баш мөхәррире», 2001–2005 елларда «Мәйдан. Чаллы» журналы баш редакторы.

2005–2006 елларда ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары, 2006 елдан шәһәр хакимиятенең мәгариф идарәсе каршындагы рухи мирас буенча региональ фәнни-методик үзәк җитәкчесе.

Г. Исхакый исемендәге ТР Язучылар берлеге премиясе лауреаты (1999 ел). Медальләр белән бүләкләнә.