Административ-территориаль буйсынуы

1923 елда Кама Тамагы районының Олы Яңасала һәм Шәпкә авылыннан күченгән аз җирле крәстияннәр тарафыннан нигез салына.

ТАССРның Зөя кантонына керә; 1927 елның 14 февраленнән – Тәмте, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.

Хәзер Вахитов авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1927 елда – поселокта “Урак” авыл хуҗалыгы артеле, 1930 елда шул ук исемдәге колхоз (рәисе – Х.С.Садыков) оештырыла.

1951 елдан – поселок эреләндерелгән Тукай исемендәге колхоз (Яңа Болгар авылы), 1958 елдан – “Волга” колхозы (Матюшино авылы), 1970 елдан – XXIII партъезд исемендәге совхоз (Октябрь поселогы), 1985 елдан – “Ташёвский” совхозы (М.Вахитов исемендәге авыл), 1996–2002 елларда “Идел” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2002–2007 елларда “Вахитов” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы составында.

1968 елдан поселок янында зур известьташ карьеры сәнәгый эшкәртелә. Халкы “Матюшинский карьер” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә вак таш һәм известь чыгара, шәхси хуҗалыкларда бакчачылык белән шөгыльләнә.

Поселокта “Матюшинский карьер” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте дирекциясе урнашкан.

Мәгариф һәм мәдәният

Урта мәктәп (1993 елда Матюшино авылыннан яңа бинага күчерелә), мәдәният йорты (2017 елдан), китапханә, мәчет (2007 елдан) бар.

Халык саны

1926 елда – 22,
1938 елда – 84,
1949 елда – 85,
1958 елда – 107,
1970 елда – 97,
1979 елда – 117,
1989 елда – 209,
2002 елда – 215,
2010 елда – 161,
2017 елда – 212 кеше (татарлар – 74%, руслар – 22%).