1817 елның 17 (29) июле, Феодосия шәһәре – 1900 елның 19 апреле (2 мае), шунда ук.

Әрмән сәүдәгәре улы.

Петербург Сәнгать академиясендә (1833–1837) М.Н.Воробьев һәм француз рәссамы-маринист Ф.Таннерда укый. 1840–1844 елларда Италиядә Сәнгать академиясе пенсионеры.

1844 елдан Баш диңгез штабы рәссамы. 1845 елдан Феодосиядә яши, анда үзенең сәнгать остаханәсендә укыта (1865 елдан) һәм Картиналар галереясенә нигез сала (1880, хәзер Айвазовский исемендә).

Петербург Сәнгать академиясе академигы (1844), профессоры (1847 елдан), шәрәфле әгъзасы (1887), шулай ук берничә Европа академиясе әгъзасы.

Россия, Европа, Якын Көнчыгыш, Африка һәм Америка илләре буйлап күп сәяхәт итә.

Айвазовский сәнгатенең төп темасы булып гомер буена мәңге үзгәрүчән, дәһшәтле диңгез стихиясе кала.

Айвазовский мирасында алты меңгә якын картина, шулай ук рәсемнәр һәм акварельләр бар. Иң танылган картиналар арасында “Девятый вал” (1850, Рус музее), “Чесменский бой” (1848, Феодосия картиналар галереясе), “Черное море” (1881, Третьяков галереясе), “Среди волн” (1898, Феодосия картиналар галереясе).

Казанда бер урам аның исеме белән атала.