Тарихы

1723 елга кадәр нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы удел крәстияннәре (1797 елга кадәр – сарай) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук сезонлы авыл хуҗалыгы эшләрендә, шахта, фабрика һәм заводларга китеп эшләү тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, 5 сәүдә-сәнәгать оешмасы эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 738,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Сембер губернасының Буа өязе Городище волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чүпрәле, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1966 елның 30 декабреннән Чүпрәле районында.

Хәзер Городище авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда “Кызыл Яклы” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Н.Исхаков). 1950 елда берләштерелгән “Путь Ленина” колхозы (Городище авылы) составына керә, 1995 елдан – “Путь Ленина” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2004 елдан – “Заря”агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте. 2011 елдан “Ак Барс Дрожжаное” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең “Городище” филиалы.

Халкы күбесенчә филиалда эшли, кырчылык, яшелчә үстерү, терлекчелеке белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда фельдшер-акушерлык пункты (2018 елдан), клуб (2016 елдан яңа бинада) бар. Клуб каршында “Палан” балалар чуаш фольклор коллективы (2011 елдан) эшли.

Авыл тирәсендә төбәк өчен әһәмиятле “Кирәмәт” (“Яңа Чәке урман-даласы”) табигать истәлеге урнашкан. 1991 елда бүлеп алынган (мәйданы – 121,49 гектар). Гади нарат һәм ботаклы имәннән торган урман массивыннан гыйбарәт. Авышлыкларның карбонатлы токымнарында һәм урман алларында үсемлекләрнең сирәк төрләре билгеләнгән.

Күренекле кешеләре

И.К.Хафизов (1940 елда туган) – текстиль чималын эшкәртү технологиясе өлкәсендә галим, техник фәннәр докторы, профессор, Үзбәк ССРның атказанган инженеры.

Халык саны

1859 елда – 416,
1897 елда – 753,
1913 елда – 1016,
1920 елда – 932,
1926 елда – 613,
1938 елда – 837,
1949 елда – 707,
1958 елда – 625,
1970 елда – 533,
1979 елда – 420,
1989 елда – 188,
2002 елда – 144 (шул исәптән татарлар – 57%, чуашлар – 42%),
2010 елда – 125,
2018 елда – 106 кеше.