История

1739 елда нигез салына. Баштагы исеме – Сентяк.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук чабата үрү һәм олаучылык кәсепчелеге тарала.

Авыл халкы 1773–1775 еллардагы Крәстияннәр сугышында актив катнаша.

1884 елгы мәгълүматлар буенча, авылда су тегермәне эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 997 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Иске Маҗын волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Минзәлә, 1935 елның 10 февраленнән – Ворошилов, 1957 елның 29 ноябреннән – Яңа Юл, 1959 елның 12 октябреннән Минзәлә районында.

Хәзер Кадрәк авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Красная заря” колхозы оештырыла, 1950 елда Молотов исемендәге эреләндерелгән колхоз составына керә, 1957 елда Молотов исемендәге колхоз “Колхоз имени Кирова” итеп үзгәртелә, 1959–2008 елларда – Калинин исемендәге колхоз, 2006 елдан “Минзәлә таңнары” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы “Минзәлә таңнары” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, терлекчелек, үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

Халык саны

1795 елда – 91,
1859 елда – 253,
1870 елда – 301,
1906 елда – 441,
1920 елда – 437,
1926 елда – 423,
1938 елда – 292,
1949 елда – 142,
1958 елда – 116,
1970 елда – 119,
1979 елда – 102,
1989 елда – 41,
2002 елда – 36,
2010 елда – 29,
2017 елда – 37 кеше (татарлар).