Казансу елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 11,5 км, бассейнының мәйданы 38,5 км2. Арча районы территориясеннән ага. Елга башы Алмалы авылыннан көнчыгыштарак, тамагы Дүртөйле поселогы янында. Елга башының абсолют биеклеге 180 м, тамагыныкы – 112 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 5%. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 1-3 л/с·км2.

Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Җәйге чорда югары агымда елга кибә. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 145 мм, ташу агымы катламы 120 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрель башында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,045 м3/с.

Суы язын чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.

Елгада су күләме 0,3 млн м3 булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.