Тарихы

Авылга XVIII йөз ахырында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Богородский исеме белән дә мәгълүм.

XVIII йөз ахырында халкы крепостной крәстияннәр катлавына керә (Буткевичлар, соңрак, 1861 елгы реформага кадәр шулай ук Пыхачевлар, Телесницкийлар, А.Ф.Ивановская, М.Ф.Юферова, Филипович карамагында). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, вак һөнәрчелек кәсепчелеге таралган була, җирбиләүче Матросовлар, Захаровлар, Подьячевлар, Евлампиевлар, Степановлар, Стахеевлар утарларында көнлекче булып эшлиләр.

Халкы 1773–1775 еллардагы Крәстияннәр сугышында Е.И.Пугачёв ягында актив сугыша.

1833 елда алпавыт Буткевич һәм приход кешеләре акчасына Николай Чудотворец һәм Преподобный Феодосий Тотемский янкормалары белән таштан Казан Мәрьям Ана чиркәве төзелә (1933 елда җимерелә).

1840−1860 елларда авыл янында Н.Н.Подьячевның Александр бакыр кою заводы эшли.

1861 елда чиркәү-приход мәктәбе ачыла (1869 елда 14 ир бала укый).

XX йөз башында вак-төякләр, икмәк саклау һәм сату кибетләре эшли, бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 692 дисәтинә тәшкил итә.

1912−1913 еллардагы хуҗалык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, 93 хуҗалыкның 14 есендә ат юк, 76 − бер, ике, 3 хуҗалык өч эш аты тота; 1003 баш мөгезле эре һәм башка терлек, 135 умарта оясы теркәлә. 5 хуҗалык вак һөнәрчелек кәсепчелеге белән шөгыльләнә.

Халкы 1920 елгы “сәнәкчеләр” фетнәсендә актив катнаша.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Зәй волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1935 елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Поручик авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Красный Маяк” колхозы оештырыла, 1950 елда аңа С.М.Киров исемендәге колхоз кушыла (Коммуна-Луч поселогы), 1959 елдан зурайтылган “Красный Маяк” колхозы составында (Яктыкүл авылы).

1962 елда Зәй Дәүләт район электростанциясенең суыту буасының су астында калуы сәбәпле авыл Коммуна-Луч поселогы тирәсенә күчерелә (“Луч” коммунасы 1921 елда Акташ, Өнбия, Яктыкүл, Смычка, Шумыш авылы крәстияннәре тарафыннан нигезләнә (оештыручы һәм беренче рәисе – М.И.Большаков); уртак ашханә ачыла; 1934 елда коммуна С.М.Киров исемендәге колхозга үзгәртелә). 1974 елда Коммуна-Луч поселогы Поручик авылына үзгәртелә.

1973 елдан − Район мөгезле эре терлек симертү хуҗалыкара берләшмәсе, 1990 елдан − “Зәй” совхозы, 1998 елдан − “Заман” авыл-хуҗалыгы җитештерү кооперативы (барсының да үзәк утары – Зәй шәһәрендә), 2003 елдан “Зәй шикәре” агрофирмасының шул ук исемдәге бүлекчәсе составында; 4600 башка исәпләнгән мөгезле эре терлек симертү комплексы, катнаш азык заводы эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда тулы булмаган урта мәктәп (2015 елдан; башта башлангыч, аннары тулы булмаган урта, 2001 елдан урта, шул вакытта яңа бина төзелә), мәдәният йорты һәм китапханә (1989 елдан, 1962 елда мәктәп өчен салынган бинада), “Колосок” балалар бакчасы (2007 елдан мәктәп бинасында), фельдшер-акушерлык пункты бар (2013 елдан).

Мәдәният йорты каршында 2000 елдан “Ивушка” фольклор коллективы эшли.

Күренекле кешеләре

А.А.Васильев (1918−1971) – Дан орденының тулы кавалеры, һава укчы-радисты, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры;

Ю.Ф.Гортышев (1946 елда туган) – техник фәннәр докторы, ТР Фәннәр академиясе академигы, ТРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе, РФнең атказанган фән эшлеклесе, Казан техник университеты ректоры (2007−2011 елларда).

Авылның үсешенә 1986−2000 елларда хуҗалык белән җитәкчелек иткән, ТАССР һәм РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар Дуслыгы орденнары кавалеры Ф.Ә.Вәлиев (1938−2004) зур өлеш кертә; авылда аның хөрмәтенә алма бакчасы утыртыла һәм бакчага аның исеме бирелә.

Халык саны

1858 елда – 277,
1913 елда – 393,
1920 елда – 593,
1926 елда – 653,
1938 елда – 621,
1949 елда – 455,
1958 елда – 431,
1970 елда – 320,
1979 елда – 180,
1989 елда – 281,
2002 елда – 409,
2010 елда – 448,
2017 елда – 426 кеше (татарлар – 51% (шул исәптән керәшен татарлар – 20%), руслар – 42%).