Биографиясе

1947 елның 3 сентябре, Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәре — 1994 елның 19 апреле, Мәскәүдә җирләнә.

С.О.Макаров исемендәге Тын океан югары хәрби-диңгез училищесен (Владивосток шәһәре, 1969), Советлар Союзы маршалы А.А.Гречко исемендәге Хәрби диңгез академиясен (Ленинград, 1984), Генштабның Хәрби академиясен (Мәскәү, 1992). тәмамлый.

1969–1982 елларда су асты көймәсе командиры, 1984–1990 елларда командир урынбасары. Төньяк флотта су асты көймәләре дивизиясе (Мурманск шәһәре) командиры.

1990–1993 елларда РФ халык депутаты, РФ ЮСның Оборона һәм куркынычсызлык мәсьәләләре буенча комитеты рәисе.

1993 елның октябрендә Ак йортны саклауда катнаша, ЮСны таратуга каршы чыгыш ясый.

Югославия Социалистик Федератив Республикасында командировкада вакытында вафат була.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.