Тарихы

1737 елдан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай укумартачылык тарала.

XIX йөз уртасына кадәр авыл янында бакыр руднигы була.

1883 елда рус-татар бер сыйныфлы училище ачыла (1903 елда – 65 ир бала, 1913 елда 120 ир бала укый).

1870 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет, мәктәп, 3 су тегермәне була. XX йөз башында 2 мәчет, мәктәп, су тегермәне, тимерче алачыгы, икмәк саклау-сату кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1792 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Ирәхтә волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер Тойгелде авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Кызыл сабанчы” колхозы оештырыла, 1932 елда шулай ук “Овцевод” совхозы оештырыла, 1948 елда соңгысы “Мөслим” совхозы составына керә, 1957 елда аның составына шулай ук “Кызыл сабанчы” колхозы керә.1965 елда авыл “Трудовик” колхозы составында аерылып чыга. 1990 елдан “Трудовик” тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы, 2006 елдан “Р.М.Әюпов” крәстиян-фермер хуҗалыгы

Халкы күбесенчә крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1929 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1929 елда – тулы булмаган урта (1970 елда яңа бина төзелә), 1982 елда – урта, 2016 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә. 1971 елда Тойгелде ярдәмче мәктәбе ачыла (мәктәпнең иске бинасында), 2011 елда – Ташлыяр авылына, 2016 елда Түбән Табын авылына күчерелә.

Авылда балалар бакчасы (1970 елдан, 2015 елдан мәктәп бинасында), мәдәният йорты (1973 елда яңа бина төзелә), китапханә (1948 елдан, 1973 елдан мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (XIX йөз ахыры – XX йөз башында төзелә, 1937 елда манарасы киселә, 1988 елда бинасы һәм манарасы реконструкцияләнә, тарихи-мәдәни мирас истәлеге, хәзер эшли) бар.

Мәдәният йорты каршында “Чишмә” вокаль ансамбле, “Якты йолдыз” театр коллективы (икесе дә 2014 елдан) эшли.

Күренекле кешеләре

Д.В.Шәмсетдинова (1955 елда туган) – педагогика фәннәре докторы.

Халык саны

1798 елда – 206 кеше;
1816 елда – 137 ир-ат;
1858 елда – 702,
1870 елда – 846,
1884 елда – 950,
1897 елда – 1186,
1906 елда – 1253,
1920 елда – 1449,
1926 елда – 1174,
1938 елда – 1040,
1949 елда – 663,
1958 елда – 511,
1970 елда – 702,
1979 елда – 623,
1989 елда – 688,
2002 елда – 733,
2010 елда – 768,
2017 елда – 609 кеше (татарлар).