Биографиясе

1921 елның 21 декабре, Казан –  1991 елның 13 сентябре, Казан.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1943 ел), шунда ук эшли, фармакология кафедрасы мөдире (1968–1989 еллар).

Фәнни эшчәнлеге

Фәнни тикшеренүләре фосфор­органик табигатьле яңа дару препаратларын (нибуфин, армин, цидифаз, мебикар, димефосфон, ксимедон, фосфабензид) эзләп табу һәм өйрәнүгә карый.

Уйлап табуга 12 авторлык таныклыгы һәм 9 патенты бар.

Бүләкләре

СССР Дәүләт бүләге генетик инженерия, биотехнология һәм медицина өчен нуклеаз микроблар препаратлары һәм төрдәш ферментлар эшләгәне өчен бирелә (1987 ел).

Хезмәтләре

Новое противоглаукомное средство нибуфин // Казанский медицинский журнал. 1961. № 2;

Некоторые итоги экспериментального и клинического применения транквилизатора мебикара // Фармакология и токсикология. 1986. № 2;

Влияние димефосфона на воспалительную реакцию // Фармакология и токсикология. 1988. № 3.

Әдәбият

Фармакология и токсикология фосфорорганических и других активных веществ: Тез. докладов Рос. конф., посв. 75-летию проф. И.В.Заиконниковой. Казань, 1996;

Кафедра фармакологии Казанского государственного медицинского университета // Очерки отечественной фармакологии. Москва, 2001.

Автор – В.Ф.Богоявленский