Биографиясе

1952 елның 29 сентябрендә Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында туган.

Казан университетын тәмамлый (1974). 1977 елдан СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында (1997 дән ТР Фәннәр Академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты) эшли.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре текстологиягә, әдәби ядкәр чыганакларын тикшерүгә һәм татар классик әдәби мирасын, сәяхәтнамә жанрын өйрәнүгә карый.

Язучы-мәгърифәтче Ф.Х.Халиди әсәрләрен гарәп графикасыннан кириллицага күчерә, хәзерге татар әдәби теленә «Мең дә бер кичә»не тәрҗемә итә (2001, 2002).

Хезмәтләре

Путешествие Исмагил ага в Индию: исследование языка татарских путевых записок XVIII в. «Исмәгыйль ага сәяхәтнамәсе». Казан, 1993.

Татарско-русский словарь для начальных школ. М., 1997.

Русско-татарский словарь для начального обучения. Казань, 2003.

Автор – Н.Ш.Хисамов