Оешуы

1864 елның 15 июнендә губернада кредит системасын җайга салу, акча әйләнешен җиңеләйтү, сәүдә, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы үсешенә ярдәм итү максатында оештырыла.

Эшчәнлеге

Казан бүлеге тузган кредит билетларын яңаларына алыштыру, акча ваклау һәм эреләтү, биш процентлы билет купоннары буенча процентлар түләү; банкка, контораларга һәм бүлекләргә күчерү өчен казначылыклардан һәм шәхси затлардан акчалар кабул итү; сроклы һәм сроксыз кертемнәр кабул итү; хөкүмәт чыгарган һәм җитештерү тарафыннан гарантияләнгән кыйммәтле кәгазьләр купоннарын, шулай ук банк һәм конторалар биргән шәһадәтнамәләрне исәпкә алу; процентлы дәүләт кәгазьләре, акцияләр һәм облигацияләр, шул исәптән Дәүләт банкының биш процентлы билетлары, казначылык билетлары, бурычларны һәм акцияләрне каплау комиссиясе билетлары, Тимер юллар җәмгыяте облигацияләре залогы буенча ссудалар бирү, дәүләт казначылыгы һәм банкы исәбенә вакыты күрсәтелгән документлар буенча түләүләр кабул итү; биш процентлы банк билетларын сатып алу һәм сату белән шөгыльләнә.

1914 елда Казан бүлеге 119 конторадан һәм бүлекчәдән тора, аның акча әйләнеше 426 млн сумга җитә.

Бүлекнең эше белән управляющий җитәкчелек итә, аны Дәүләт банкы управляющие тәкъдиме буенча Россия империясенең финанс министры билгели.

Казан бүлегенең управляющийлары:

  • В.П.Безобразов (1864–1867 еллар),
  • В.И.Польский (1872 ел),
  • Ф.Досс (1872 ел),
  • А.В.Рустицкий (1872–1890 еллар),
  • Н.В.Верховский (1892–1902 еллар),
  • А.И.Светлицкий (1902–1910 еллар),
  • А.Ф.Квецинский (1910–1914 еллар), Э.А.Берг (1914–1917 еллар),
  • И.А.Тихенко (1917–1918 еллар).

1917 елның ноябрендә дәүләт милкенә күчерелә, аның нигезендә РСФСР Халык банкының Казан бүлеге оештырыла. 1917–1918 елларда анда Россия алтын запасының бер өлеше саклана.

Бинасы

1912–1914 елларда шәһәрнең үзәк өлешендә архитектор Н.М.Сапунов проекты буенча архитекторлар В.А.Трифонов һәм Ф.П.Гаврилов тарафыннан Дәүләт банкы өчен неоклассицизм стилендә модерн элементлары белән ике катлы махсус бина төзелә. Бина эргә кат өстендә, планда Т рәвешендә салына. Аның озынлыгы буенча акча операцияләре залы урнашкан, фасадта ул ионик ордердагы парлы колонналары һәм зур аркасы булган портигы белән аерылып тора. Портикның эчендә үзәк керү урыны һәм парад баскычлары бар. Залга тоташкан ике катлы ян-як канатларында контора бүлмәләре урнашкан. Дәүләт банкының конструктив төзелешендә металл балкалар, косоурлар, бетон плитәле түбәләр файдаланылган. Фасадлары неоклассицизм стилендә төзелгән, операцияләр залының бизәлешендә модерн архитектурасы элементлары һәм мотивлары кулланылган. Уң канаты реконструкция барышында 1996 елда төзелә (архитектор А.Р.Кәримуллин).

Хәзер бинада Татарстан Республикасының Милли банкы урнашкан.

Әдәбият

Государственный банк: Краткий очерк деятельности за 1860–1910 годы. СПб., 1910;

Айдаров С.С. Архитектурное наследие Казани. Казань, 1981;

Казань в памятниках истории и культуры. Казань, 1982;

Банк на все времена. Государственный банк в Татарстане: вчера, сегодня, завтра. Берлин, 1997;

Салихов Р.Р., Хайрутдинов Р.Р., Хайрутдинова Л.Ф. Очерки истории Национального банка Республики Татарстан. Казань, 2000.

Авторлар – В.А.Шагалов, Х.Г.Надыйрова