Тарихы

XVIII йөзнең беренче яртысында нигезләнә. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында мәдрәсә (1911 елда 50 ир бала һәм 26 кыз бала укый), мәчет, 2 тимерчелек, 7 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2981 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Иске Әлмәт волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Биләр, 1935 елның 10 февраленнән – Тельман, 1958 елның 16 июленнән – Биләр, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.

Хәзер – Иске Әлмәт авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Авылда 1929 елда – «Яшь көч», 1931 елда – «Кызыл Әлмәт» колхозлары оештырыла. 1960 елда алар XXI партсъезд исемендәге колхозга (үзәк утары – Иске Әлмәт авылы) кушыла. 1994 елдан – «Әлмәт» крестьян хуҗалыклары ассоциациясе, 2001 елдан – «Әлмәт» авыл хуҗалыгы кооперативы, 2006 елдан «Красный Восток Агро» акционерлык җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1925 елда башлангыч мәктәп (мәчет бинасында урнаша) ачыла, ул 1932 елда – җидееллык (яңа бина төзелә), 1934 елда – урта, 1941 елда – җидееллык, 1951 елда – урта (1969 елда яңа бина төзелә), 2010 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә. 2016 елда мәктәп каршында туган якны өйрәнү музее оештырыла (оештыручысы – Р.Р.Әскәрова).

Дәвалау амбулаториясе һәм мәчет (1996 елдан) бар.

Авыл янында археология истәлекләре:

  • Яңа Әлмәт шәһәрлеге (монголларга кадәрге болгар чоры),
  • Яңа Әлмәт I, II, III, IV торулыклары (бронза гасыр),
  • Яңа Әлмәт I, II, IV авыллыклары (монголларга кадәрге болгар чоры),
  • Яңа Әлмәт III авыллыгы (монголларга кадәрге болгар чоры),
  • Яңа Әлмәт курганы,
  • Яңа Әлмәт I, II курганнар төркеме (чоры билгеләнмәгән) табыла.

Күренекле кешеләре

Ф.Ф.Гыйлемшин (1973 елда туган) – тел галиме, филология фәннәре докторы;

З.В.Сафин (1905–1965) – драма актеры, режиссер, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе;

М.Ф.Тимерҗанова (1956 елда туган) – педагог, журналист, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры (2020 елдан).

Халык саны

1782 елда – 146 ир-ат;
1859 елда – 1067,
1897 елда – 1726,
1908 елда – 2005,
1920 елда – 1961,
1926 елда – 1240,
1938 елда – 927,
1949 елда – 764,
1958 елда – 1070,
1970 елда – 1119,
1979 елда – 801,
1989 елда – 481,
2002 елда – 497,
2010 елда – 422,
2021 елда – 260 кеше (татарлар).