Биографиясе

1912 елның 4 ноябре, Казан — 1965 елның 3 мае, шунда ук.

1935 елда Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң, Ногинск «Грампластинка» заводында (Мәскәү өлкәсе), 1938–1941 елларда Мәскәү химия-технология институтында эшли.

1945 елдан Казан химия-технология институтында: технология факультеты деканы (1946–1953), физик химия кафедрасы мөдире (1953–1965), проректор (1957–1961).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре электрохимик юл белән алынган металларның һәм эретмәләрнең структурасын һәм текстурасын өйрәнүгә карый.

Кочергин структураларны өйрәнү методологиясен эшли, беренчеләрдән булып төрле типтагы текстураларның классификациясен бирә. Текстураны камилләштерү процессында электролиз шартларының һәм орлык үлчәменең тәэсирен ачыклый, электролиз вакытында текстураланган өслекнең табигатен бәяли, аллотроп күчешләрнең ролен билгели.

Электрод процессларына ультратавыш тәэсире, икеләтелгән электр катламы төзелеше теориясен эшләү, полимер электролитларның сулы булмаган эремәләре электрохимиясе, эретмәләр составын анализлау өчен радиоактив индикаторлар файдалану буенча фәнни юнәлешләр башлангычына нигез сала.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре  

Текстура электроосаждённых металлов. М., 1960;

Краткий курс физической химии. М., 1968 (автордаш);

Electrodeposition of metals in ultrasonic fields. N.Y., 1966 (автордаш).

Автор — В.Г.Абзалова