Биографиясе

1920 елның 15 апреле, Лаеш өязе, хәзер Питрәч районы Шәле авылы — 2003 елның 12 мае, шунда ук.

1936–1978 елларда Питрәч районының Вахитов исемендәге колхозында эшли, сыер савучы (1951 елдан).

Алдынгы технологияне кулланып, районда беренчеләрдән булып һәр сыердан уртача 4000 кг нан артык сөт сава башлый. Герой исеме Социалистик ярышларда ирешкән зур уңышлары һәм 9 нчы бишьеллык (1971–1975) йөкләмәләрен алдан үтәгәне өчен бирелә.

Бүләкләре

Ике Ленин ордены, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының ике алтын, ике көмеш медальләре белән бү ләкләнә. Питрәч районының мактаулы гражданы.

Истәлеге

Районның төбәкне өйрәнү, Шәле тарих музейларында М.Ш.Шәйхиевага багышланган экспозицияләр куелган.

Әдәбият   

Мулюков М.А. Шәле таңнары: Тарихи очерк. К., 1977; 

Мишә буйлары — На берегах Мёши. К., 2006; 

Абушев П.М., Абушев М.П. Питрәч таңнары. К., 2008; 

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы — наши земляки. К., 2003.