Мәкалә полилингваль белем бирүне гамәлгә кертүдә метапредмет якын килүнең рольләрен һәм урыннарын өйрәнүгә багышлана. “Полилингваль белем бирү” төшенчәсе эчтәлегендә, аны практикада гамәлгә кертү технологияләрендә метапред якын килү нигезен тәшкил итүче берләштерү принцибы ята. Берничә предмет өлкәсе белән берләшкән “Тел” концепты метапредмет белемнәр категориясенә керә. Фикер тапшыру функциясе белән бергә, тел укучылар тарафыннан дөньяны, үз-үзеңне танып белү процессында когнитив чара буларак та кулланыла.

Полилингваль белем бирү ике процессның берләшүе нәтиҗәсеннән гыйбарәт, бер яктан – телләр өйрәнү, анда телләр өйрәнү фәне сыйфатында була, икенче яктан – телләрне белем алу чарасы сыйфатында куллану. Транстеллелекнең нигезен тәшкил итүче чит телләрне өйрәнүдә туган телләрнең лингвистик чараларын берләштерү принцибы полилингваль белем бирүнең нәтиҗәлелеген арттыруга, шулай ук шул телләрдә сөйләшүчеләр арасында мәдәниятара элемтәләрне киңәйтүгә юнәлтелгән, ул алар арасында үзара аңлашуга һәм килешүгә ирешүгә ярдәм итә. Транслингваль карашның бурычы – билингваль белем алучылар өчен дә, шулай ук полилингваль белем алучылар өчен дә тигез белем алу мөмкинлекләрен булдыру.

Россиянең халкының төп составы ике телле булган милли республикаларында чит телләрне укытуда транслингваль практика урнаша. Татарстан Республикасында рус-татар билингвизмыннан укыту нәтиҗәсе чит телләрне үзләштерүдә татар һәм рус телләренең лингвистик чараларын куллану хисабына ирешелә.

Сылтама ясау өчен: Гуторова Г.Д. Метапредметный подход в реализации полилингвального образования // Научный Татарстан. 2020. №2. С.72–81.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Гуторова Гөлнара Дәминҗан кызы, фәнни хезмәткәр, Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, Казан (Идел буе) федераль университетының Л.Толстой исем. Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты аспиранты, e-mail: gulnara_shaes@mail.ru