Биографиясе

1902 елның 1 июне, Томск шәһәре — 1956 елның декабре, Ленинград.

Томск медицина институтын тәмамлаганнан соң (1926), Якутия АССРның Витим авылында амбулатория мөдире, 1930 елдан район сәламәтлек саклау бүлеге мөдире (Киренск шәһәре).

1932 елдан Көнчыгыш Себердә чик буе заставасы инспекторы, 1933 елдан — Көнчыгыш Себер крае сәламәтлек саклау бүлегенең махсус, 1935 елдан дәвалау бүлеге башлыгы.

1936 елдан Иркутск шәһәрендә: курортлар тресты башлыгы, 1941 елдан өлкә сәламәтлек саклау бүлеге мөдире урынбасары, бер үк вакытта эвакогоспиталь бүлеге башлыгы.

1942 елдан ТАССР сәламәтлек саклау халык комиссары, 1946 елдан — сәламәтлек саклау министры.

1949 елдан Ленинград өлкә сәламәтлек саклау бүлеге мөдире.

1947–1951 елларда ТАССР ЮС депутаты.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз орденнары, медаль белән бүләкләнә.