Өске иң яшь эратема (төркем) — геологик тарихның иң яңа эрасы, җир кабыгы катламнарының гомуми стратиграфик шкаласында иң өске (яшь) төркем.

65 млн ел элек башланган, хәзер дә дәвам итә. Палеоген, неоген һәм дүртенчел система (чор) — антропоген дәверләренә бүленә. Кайнозой эратемасы көчле таулар ясалу белән характерлана, Тын океан перифериясендә, Көньяк Европада һәм Азиядә биек таулар барлыкка килә. Неоген чоры ахыры — дүртенчел чор башында табигать кискен үзгәрә, Евразия (ТРдан төньяктарак) һәм Төньяк Америка материклары бозлана.

Органик мохитта имезүчеләр өстенлек ала, приматлар барлыкка килә.

Кайнозой эратемасы ТР территориясендә Идел һәм Кама болынлыкларында үсеш алган неоген һәм дүртенчел системаларның утырмалары белән билгеләнә.

ТРда кайнозой геологиясен Г.Н. Бурба, Г.П. Бутаков, А.П. Дедков, У.Г. Дистанов, Н.Н. Малышева һәм башкалар өйрәнә.