Биографиясе

1922 елның 9 сентябре, Украина Республикакасының Винница өлкәсе Слободище авылы – 1997 елның 20 августы, Казан шәһәре.

Бөек Ватан сугышында катнаша. Ленинград тимер юл транспорты инженерлары институтын тәмамлаганнан соң (1948), Муром тимер юл станциясе башлыгы урынбасары, Казан тимер юл станциясе башлыгы урынбасары, Казан тимер юл хәрәкәте хезмәтенең техник бүлеге башлыгы булып эшли.

1955 елдан Казанда партия эшендә: 1957–1959 елларда КПССның Бауман райкомы секретаре, Икенче секретаре, 1959–1961 елларда КПСС шәһәр комитетының сәнәгать-транспорт бүлеге башлыгы, 1961–1962 елларда партиянең Идел буе райкомы Беренче секретаре, 1962–1965 елларда КПСС Казан шәһәр комитетының Икенче секретаре. 1965–1985 елларда халык депутатларының Казан шәһәр советы башкарма комитеты рәисе.

Казанда торак һәм сәнәгать төзелешен оештыруга, шәһәрне төзекләндерүгә сизелерлек өлеш кертә.

ТАССР (1963–1967), РСФСР (1967–1985) Югары Советлары депутаты.

Бүләкләре

Октябрь Революциясе, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы һәм өч Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Казандагы бер урам аның исемен йөртә.

Автор – И.Р.Вәлиуллин