Тарихы

1646 елдан Простяк (Прость) буларак мәгълүм. Башта Алабуга Троица ирләр монастыре карамагында була. 1692 елдагы чыганаклар буенча авылда монастырь һәм 15 крестьян хуҗалыклары, 106 ир-ат була.

1764 елда җирле халык – экономик, соңрак дәүләт крестьяннары катлавына күчерелә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, йон-тукыма ману, олаучылык.

1758 елда төзелгән агач чиркәү 1830 елда янганнан соң аның урынына Илия чиркәве салына (1940 елда чаңнар алына, 1940 елларда өлешчә сүтелә, мәдәният йорты буларак үзгәртеп корыла; дини архитектура истәлеге, аскы ярусы сакланган, 2014 елда чиркәүгә бирелә, хәзер эшли).

1870 елдагы мәгълүматлар буенча авылда Илия чиркәве, земство училищесы, май заводы, 2 су тегермәне һәм 2 җил тегермәне була. 1877 елгы янгын вакытында авыл бөтенләй янып бетә, аннан соң яңадан төзелә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Мамадыш өязе Бәтке волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Чаллы, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Түбән Кама районында.

Хәзер – Прости авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Восходящая Заря” колхозы оештырыла. 1957 елда “Красный Ключ” колхозында (үзәк утары – Красный Ключ поселогы), 1970 елда авыл хәзер юкка чыккан Соболеково авылы белән “Кама” совхозына керә, шул ук елда “Нижнекамский” совхозы бүлекчәсе була (үзәк утары – Олы Афанас авылы).

1997 елдан “Нефтехимагропром” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2020 елдан “Агромолл” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1920 елларда башлангыч мәктәп ачыла, 1933 елда җидееллык (яңа бина төзелә), 1990 елда – урта (яңа бина салына), 2006 елдан – тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә. 1984 елда мәктәптә Советлар Союзы Герое Н.Ф.Кайманов исемендәге сугышчан һәм хезмәт даны музее (оештыручысы – В.П.Добров) була.

Мәдәният йорты (башта элеккеге чиркәү бинасында. 1978 елда яңа бина корыла, 2014 елдан күпфункцияле үзәк бинасында), китапханә (1979 елда элеккеге чиркәү бинасында ачыла, 2008 елда элеккеге балалар бакчасы бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (икесе дә – 2014 елдан күпфункцияле үзәк бинасында), балалар бакчасы (2002 елдан мәктәп бинасында), күпфункцияле үзәк (2014 елдан) бар. 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган якташлар истәлегенә багышланган мемориал ачыла.

Мәдәният йортында “Рябинушка” рус җырлары (1978 елдан), “Настроение” рус вокаль ансамбльләре коллективы (2018 елдан); “Вдохновение” яшьләр вокаль ансамбле (2015 елдан), “Девчата” бию (2015 елдан), “Ассорти” хореография коллективы (2018 елдан), “Арлекин” (2010 елдан) һәм “Базилио” балалар (2019 елдан) рус театр коллективлары, “Фантазия” (2007 елдан) хореография, “Звездочка” вокаль коллективлары эшли.

Авыл янында төзекләндерелгән купельле Елисей пәйгамбәр чишмәсе урнашкан.

Күренекле кешеләре

Н.Ф.Кайманов (1907–1972) – полковник, Советлар Союзы Герое (ул яшәгән йортта мемориаль такта, янәшәдә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар һәйкәле янында аның бюсты куелган).

Халык саны

1795 елда – 594,
1850 елда – 994,
1870 елда – 1228,
1897 елда – 1608,
1920 елда – 1879,
1926 елда – 1926,
1938 елда – 1685,
1949 елда – 1122,
1958 елда – 870,
1970 елда – 938,
1979 елда – 762,
1989 елда – 480,
2002 елда – 466,
2010 елда – 523,
2022 елда – 667 кеше (руслар – 54%, керәшен татарлар – 39%, чуашлар – 2%).