Кече Чирмешән елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 39,6 км, бассейнының мәйданы 400 км2. Идел аръягы түбәнлегеннән ага. Елга башы Нурлат районы Кычытканлы авылыннан 8 км көньяк-көнчыгыштарак, тамагы Алекссев районы Мораса авылыннан 2 км төньяк-көнчыгыштарак.

Елга башының абсолют биеклеге 160 м, тамагыныкы — 83 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 45%.

Морасаның 12 кушылдыгы бар. Алар арасында иң зурысы — Гәрәй елгасы (18 км, уң кушылдык). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,38 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 1–3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 85 мм, ташу вакытында су катламы 80 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,07 м3/с.

Суы бик каты, язын 9–12 мг-экв/л, кышын һәм җәен 20–40 мг-экв/л. Гомуми минеральләшүе язын 100–200 мг/л, кышын һәм җәен 500–700 мг/л.

Мораса бассейнында суның гомуми күләме 1,8 млн м3 булган 6 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.