- РУС
- ТАТ
Татарстанның Теләче районындагы авыл, Мишә елгасының уң кушылдыгы буенда, Теләче авылыннан 11 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан
XVIII йөзнең беренче яртысыннан мәгълүм.
1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, тегүчелек кәсепчелеге таралган була.
XX йөз башында авылда мәчет, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1206,3 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Елыш волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Саба, 1935 елның 10 февраленнән – Теләче, 1959 елның 12 октябреннән – Саба, 1991 елның 4 октябреннән Теләче районында.
Хәзер – Иске Җөри авыл җирлегендә.
1930 елда авылда «Чулпан-1» колхозы оештырыла, 1954 елдан Тукай исем.колхозда (үзәк утары – Иске Җөри авылы, Караширмә, Яңа Җөри, Орымширмә авыллары керә), 1960 елда Муса Җәлил исемендәге колхозга үзгәртелә, 1994–2005 елларда Муса Җәлил исемендәге күмәк предприятие (үзәк утары – Иске Җөри авылы) эшли.
Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.
Авылда башлангыч мәктәп (Иске Җөри урта мәктәбе филиалы), клуб (бинасы 2016 елда төзелә), мәчет (1996 елдан) бар. Клубта «Шаян сәхнә» театр, «Юлдаш» фольклор коллективлары (икесе дә – 2016 елдан) эшли.
Авылдан төньяк-көнбатыштарак археология истәлеге – Олы Тиләҗе авыллыгы (Алтын Урда чоры болгар ядкәре) табыла.
Д.З.Гайнетдинова (1952 елда туган) – журналист, язучы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, СССР журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының Язучылар берлеге әгъзасы.
1782 елда – 80 ир-ат;
1859 елда – 487,
1897 елда – 749,
1908 елда – 734,
1920 елда – 790,
1926 елда – 637,
1938 елда – 627,
1949 елда – 489,
1970 елда – 366,
1979 елда – 312,
1989 елда – 238,
2002 елда – 230,
2010 елда – 242,
2020 елда – 237 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.