1963 елда авыл хуҗалыгын механикалаштыру училищесы буларак ачыла, 1965 елдан Баулы һөнәр училищесы, 1967 елдан 14 нче авыл урта һөнәри-техник училищесы, 1984 елдан 82 нче урта һөнәри-техник училище, 1997 елдан 82 нче һөнәр лицее, 2009 елдан – хәзерге исемдә.

Җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе, авыл хуҗалыгын механикалаштыру белгечлекләренә; авыл хуҗалыгы производствосында тракторчы-машинист, эретеп ябыштыручы, авыл хуҗалыгында электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча электромонтер һөнәрләренә укыту алып барыла.

2019/2020 уку елында 249 укучы, 19 укытучы исәпләнә.