Гомуми мәгълүмат

Башкортстан Республикасының көньяк өлешендә урнашкан. 1930 елда оештырыла. Мәйданы – 3254 кв.км. Үзәге – Мәләвез шәһәре (Уфа шәһәреннән 205 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 85238 кеше, шул исәптән Мәләвездә 59446 кеше яши (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 13019 кеше (1970 елда – 7118, 1979 елда – 9232, 1989 елда – 12492, 2002 елда – 12624 кеше).

Татарларның күпчелеге район үзәгендә яши (2010 елда – 9514 кеше). Районда сигез башкорт-татар, ике башкорт-рус-татар, бер татар-рус-чуаш авылы исәпләнә.

Иң әүвәл нигезләнгән торак пункт – шәһәр тибындагы Җергән поселогы (1771 елдан мәгълүм), монда төрле милләт халкы белән бергә татарлар да яши.

Татар җәмгыяте тормышы

Ике мәктәптә (Мәләвез шәһәре һәм шәһәр тибындагы Җергән поселогы) татар теле предмет буларак өйрәнелә (2007 ел).

Татар коллективлары: «Рәйхан» халык вокаль ансамбле (1994 елдан, Мәләвез шәһәре) һәм «Ләйсән» вокаль ансамбле (шәһәр тибындагы Җергән поселогы) эшли.

Күренекле кешеләре

Мәләвез районында тарих фәннәре докторы М.К.Мөхәррәмов, прозаик, драматург, җәмәгать эшлеклесе М.Әмир, драма актеры, драматург И.Х.Юмагулов туган.

Советлар Союзы Герое С.У.Сайрановның тормышы Мәләвез районы белән бәйле.