Биографиясе

1773 ел, Гёттинген шәһәре, Германия — 1814 елның 17 сентябре, Казан.

Гёттинген университетын тәмамлый (1798).

1799–1809 елларда Ганновер һәм Гёттинген шәһәрләрендә мәхкәмә һәм адвокат эшчәнлеге белән шөгыльләнә.

1809 елдан Казан университетының табигый, сәяси һәм халык хокукы кафедрасы профессоры һәм бер үк вакытта, 1813 елдан, әхлакый-сәяси бүлек деканы.

Хезмәтләре халык, дәүләт һәм хосусый хокукларга карый.

Хезмәтләре

Естественное частное, публичное и народное право. К., 1816.

Әдәбият

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). К., 1904. Ч. 2.