Биографиясе

1932 елның 13 июне, Казан — 2004 елның 29 гыйнвары, шунда ук.

1955 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук, Химия фәнни-тикшеренү институтында (хәзер А.М.Бутлеров исемендәге Химия институты), элементорганик кушылмалар лабораториясе мөдире (1978 елдан), директор урынбасары (1988–1991).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре фосфорорганик кушылмалар химиясенә карый.

Полежаева Михаэлис-Беккер реакциясенең яңа тибын — диалкоксифосфорилалкеннар хасил итүне ача. Фосфон-төркемнең енольләү сәләтен таба һәм аны β-кетофосфонатлар мисалында исбатлый; бу кушылмаларның кето-еноль таутомериясен өйрәнә. Таутомериянең фосфор катнаш мигрантлы, пентокоординацияле фосфорның 2 кушылмасы тигезләнеш хәлендә булган яңа тибын ача. Триалкилфосфитлар иярешле (О=С-С=О, -N=N-С=О, О=С-С=N, О=С-С=S һ.б.) бәйләнеш системалары кергән карбониль кушылмалар белән тәэсир итешкәндә [1+4]-цикллы кушу мөмкинлеген — Арбузов реакциясенең классик булмаган вариантын беренче булып күрсәтә. Циклларында P, O, N, S-атомнары булган моноциклик фосфораннар таба.

Биологик актив кушылмалар синтезлый.

Уйлап табуга 8 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Циклические оксафосфораны // Успехи химии. 1974. Т. 43, № 5 (автордаш);

Реакционная способность 1,3,2-дигетерофосфацикланов, содержащих атом пятикоординированного фосфора // Успехи химии. 1985. Т. 54, № 11 (автордаш).

Әдәбият

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. К., 2004. Т. 3.