Тарихы

XVII йөздә нигез салына.

XVIII – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук тирә-як авылларда көнлекче булып эшләү тарала.

1859 елгы мәгълүматларга караганда, авылда тегермән була.

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 1299,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Вятка губернасының Алабуга өязе Чиркәс волостена керә. 1920 елдан – Вятка автономияле өлкәсе, 1921 елдан – ТАССРның Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Алабуга, 1944 елның 19 февраленнән – Костенеево, 1944 елның 8 июненнән – Морт, 1954 елның 19 ноябреннән Алабуга районында.

Хәзер Иске Күклек авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда Молотов исемендәге колхоз оештырыла. 1956 елгы мәгълүматлар буенча, Жданов исемендәге колхоз составында, 1959 елда “Труд” колхозы (Иске Күклек авылы) составына керә. 1969 елда “Труд” совхозы итеп үзгәртеп корыла, 1970 елда “Серп и молот” совхозы итеп үзгәртелә. 1995 елдан “Күклек” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы составында.

Халкы күбесенчә крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1925 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1951 елда – җидееллык, 1960 елда башлангыч мәктәп (1974 елга кадәр эшли) итеп үзгәртелә.

1979 елга кадәр – фельдшер-акушерлык пункты, 1982 елга кадәр китапханә эшли.

Күренекле кешеләре

А.С.Богатырёв (1942–2002) – ТАССРның атказанган артисты, Минзәлә татар драма театры директоры (1976–1989 елларда).

Халык саны

1859 елда – 254,
1887 елда – 443,
1920 елда – 674,
1926 елда – 725,
1938 елда – 556,
1949 елда – 397,
1958 елда – 291,
1970 елда – 205,
1979 елда – 92,
1989 елда – 12,
2002 елда – 13,
2010 елда – 6,
2017 елда – 7 кеше (руслар – 85,7%, татарлар – 14,3%).