1920 елларда Салагыш авылыннан авыл хуҗалыгы артеле буларак күченүчеләр тарафыннан нигез салына.

Административ-территориаль буйсынуы

Оешкан көненнән – ТАССРның Алабуга кантоны Салагыш волостенда, 1928 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Красный Бор, 1960 елның 28 октябреннән – Әгерҗе, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.

Хәзер Салагыш авыл җирлеге составына керә

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда колхоз оештырыла, 1968 елда Пушкин исемендәге колхоз (Салагыш авылы) составына керә, 1995 елдан “Идел” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Халык саны

1926 елда – 99,
1938 елда – 524,
1949 елда – 150,
1958 елда – 130,
1970 елда – 122,
1989 елда – 49,
2002 елда – 25,
2010 елда – 9,
2015 елда – 7 кеше (татарлар).