Эчтәлек

Авылга XVIII йөзнең икенче яртысында нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, киез-киез итек басу кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда вак-төякләр кибете, 2 юлаучылар йорты була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 83,9 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Мәмсә волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында.1930 елның 10 августыннан – Тукай, 1935 елның 2 октябреннән –  Кызыл Юл, 1956 елның 18 июленнән –Тукай, 1963 елның 1 февраленнән Арча  районнарында.

Хәзер Яңа Кенәр авыл җирлеге составына керә.

1932 елда авылда “Кызыл юл” колхозы оештырыла, 1950 елдан берләштерелгән “Большевик” колхозы составында, 1959 елдан К.Маркс исемендәге колхоз итеп үзгәртелә. 1995 елдан “Таң” күмәк предприятиесе, 2015 елдан “Мәрҗани” авыл хуҗалыгы предприятиесе.

Халык саны

1859 елда – 28,
1897 елда – 66,
1908 елда – 91,
1920 елда – 81,
1938 елда – 86,
1949 елда – 100,
1958 елда – 140,
1970 елда – 88,
1979 елда – 59,
1989 елда – 30,
2002 елда – 11 кеше (татарлар),
2010 елда – даими яшәүчеләр юк.