Поиск
ТАТ
- РУС
- ТАТ
химик-технолог, ТР Дәүләт бүләге лауреаты (2011)
1952 елның 18 апрелендә Төрекмәнстан ССРның Ашхабад шәһәрендә туа.
1974 елда Грозный нефть институтын тәмамлаганнан соң, Идел буе углерод чималы фәнни-тикшеренү институтында (ВНИИУС) эшли.
Хезмәтләре нефтьне, нефть продуктларын, углеводородлы газларны һәм агынты суларны күкертле катнашмалардан чистарту технологияләренә карый.
Уйлап табуга 5 авторлык таныклыгы бар.
Дәүләт бүләге углеводород чималын чистарту өчен фталоцианинлы катализаторлар эшләп гамәлгә кертүдә катнашканы өчен бирелә.
Медаль белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.