Тарихы

1928 елда нигез салына.

Оештырылган вакытыннан ТАССРның Бөгелмә кантоны Түбән Чыршылы волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Шөгер, 1959 елның 16 октябреннән Лениногорск районында.

Хәзер Аланлык (Федотовка) авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Яшь көч” колхозы оештырыла. 1950 елдан “Яшь көч”,  “Алмаз” (Аланлык авылы) һәм “Средний ключ” (Кузьминовка авылы) колхозлары Ленин исемендәге колхозга берләштерелә. 2006 елдан – “Ленин” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халык саны

1938 елда – 235,
1949 елда – 232,
1958 елда – 186,
1970 елда – 127,
1979 елда – 59,
1989 һәм 2002 елларда –2 шәр,
2010 елда – 9 кеше (татарлар),
2017 елда – даими яшәүчеләр юк.