Тарихы

XVII йөздә нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Акбашево, Ташкичу исеме белән дә искә алына.

XVIII–XIX йөзләрдә халкы башлыча асабалар һәм типтәрләр катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук таш вату һәм алебастр чыгару кәсепчелеге тарала.

1808 елда – беренче, 1867 елда – икенче, 1915 елда өченче мәчет салына. XX йөз башында авылда волость идарәсе, земство почта станциясе урнаша, су тегермәне эшли.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Александровка волосте үзәге була. 1920 елдан – ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Баулы, 1935 елның 10 февраленнән – Ютазы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Баулы, 1991 елның 6 апреленнән – Ютазы районында.

Хәзер – Акбаш авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда Рокоссовский исемендәге колхоз, «Татарстан», «Трактор» колхозлары оештырыла, 1957 елда алар «Ждановский» совхозына кушыла (үзәк утары – Ютазы авылы); 1986 елда аерым «Акбаш» совхозы булып аерылып чыга. 1989 елдан – «Игенче» колхозы (үзәк утары – Акбаш авылы), 1993 елдан – «Игенче» җаваплылыгы чикләнгән ширкәте, 1995 елдан – «Акбаш» күмәк хуҗалыгы, 2003 елдан – «Якты юл» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2005 елдан – «Колос» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, хәзерге вакытта «Гайнетдинов Р.Х.» (2008 елдан), «Тимербаев Ә.Г.» (2015 елдан), «Кәлимуллин Л.Х.» (2016 елдан) крестьян-фермер хуҗалыклары эшли.

Халкы башлыча крестьян-фермер хуҗалыкларында эшли, үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1923 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1934 елда – сигезьеллык (1975 елда яңа бина төзелә), 2017 елда – башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә.

Мәдәният йорты (1976 елдан), китапханә (1950 еллардан – клуб белән бергә иске мәчет бинасында, 1976 елдан – мәдәният йорты бинасында), «Карлыгач» балалар бакчасы (1988 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2012 елдан), күпфункцияле үзәк (2015 елдан), «Сәхәүтдин» мәчете (2018 елдан), төзекләндерелгән «Гаилә паркы» (2020 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Офык» театр коллективы (1948 елдан, 2008 елдан – халык театры; оештыручысы – С.Ш.Гайнетдинова), «Әллүки» фольклор коллективы (1976 елдан, оештыручысы – Д.М.Вәлиәхмәтова) эшли.

Күренекле кешеләре

Ф.М.Гайнетдинов (1946 елда туган) – хирург, медицина фәннәре докторы, профессор, Башкортстан Республикасының атказанган табибы;

Л.Х.Минһаҗев (1940 елда туган) – хокук белгече, юридик фәннәр докторы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе;

С.К.Миңлекәй (Миңлекәев) (1895–1954) – шагыйрь, мәгърифәтче;

З.Т.Тимерҗанов (1926–2013) – нефтьче, Социалистик Хезмәт Герое, Ленин ордены, «Почет билгесе» ордены кавалеры;

Р.Н.Хәйруллин (1948 елда туган) – хакимият-хуҗалык җитәкчесе, социология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган сәүдә хезмәткәре, икенче дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены кавалеры.

Халык саны

1795 елда – 206 ир-ат;
1859 елда – 1015,
1886 елда – 1431,
1897 елда – 1682,
1926 елда – 1506,
1938 елда – 1379,
1949 елда – 1056,
1958 елда – 752,
1970 елда – 850,
1979 елда – 669,
1989 елда – 462,
2002 елда – 539,
2010 елда – 448,
2020 елда – 415 кеше (татарлар).