Биографиясе

1934 елның 29 декабрендә Казанда туган.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1958), Татарстан нефть фәнни-тикшеренү институтында эшли (инженер, нефть һәм газ запасларын исәпләү лаборатория мөдире).

1970–1988 елларда Пермь нефть сәнәгате фәнни-тикшеренү институтында промысел геологиясе лаборатория мөдире.

1967–1970 елларда һәм 1976–1978 елларда Алжирда Хасси-Мессауд, Зарзайтин нефть чыганакларын эшкәртүне проектлаштыру һәм анализлау буенча тикшеренүләрне җитәкли (контрактның баш инженеры).

1988 елдан Мәскәүдә: 1994 елга кадәр Янучан файдалы казылмалар геологиясе һәм разведкасы институтында лаборатория мөдире, 1994–2001 елларда «ЛУКОЙЛ» нефть компаниясе» фәнни-инженерия үзәгендә геология һәм геофизика бүлеге башлыгы.

Фәнни эшчәнлеге

Татарстандагы Ромашкино, Яңа Елховой һ.б. нефть чыганакларындагы, шулай ук Пермь өлкәсендәге чыганаклардагы нефть ятмалары запасларын исәпләүне җитәкли.

Нефть промыселы геологиясендә яңа юнәлешкә, ягъни рациональ эш итүне оештыру өчен нефть запасларын төрләргә бүлеп өйрәнү юнәлешенә нигез сала.

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Методы изучения коллекторов в связи с оценкой запасов нефти и газа. М., 1975 (автордаш).

Дифференциация запасов нефти в неоднородных коллекторах. М., 1982 (автордаш).