1960 елның 22 октябрендә Актаныш районы Аеш авылында туган.

Казан университетын тәмамлый (1991).

1979 елдан КамАЗда эшли.

1989–1993 елларда «Нур» газетасында хәбәрче, әдәбият, мәдәният һәм тел бүлеге мөдире (Чаллы шәһәре).

1995 елдан Халык депутатларының шәһәр советы һәм Чаллы шәһәре мэриясенең телерадиотапшырулар редакциясендә (2006 елдан — «Чаллы-ТВ» дәүләт телерадиокомпаниясе) әдәби-нәфис һәм иҗтимагый-сәяси программалар мөхәррире. «Кыйбла», «Әйлән-бәйлән», «Чаллы утлары», «Шигъри дулкын» телевизион тапшыруларын алып бара.

Разовның шигырьләре «Идел» альманахында (1978), «Беренче карлыгачлар» (1988) күмәк җыентыгында басыла. «Моңлы биләү» (1993) җыентыгы авторы.

Разовның шигырьләренә И.Закиров, В.Әхмәтшин, А.Якшимбәтов, З.Хәйретдинов, В.Агапов һ.б. тарафыннан популяр җырлар языла.