- РУС
- ТАТ
Татарстанның Ютазы районындагы авыл, шәһәр тибындагы Урыссу эшчеләр бистәсеннән 24 км төньяк-көнбатыштарак урнашкан
1765 елдан мәгълүм. XVIII–XIX йөзләрдә халкы асабалар, типтәрләр, дәүләт крестьяннары катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук читкә китеп эшләү, сәүдә итү тарала.
1889 елгы мәгълүматларга караганда, авылда 2 мәчет (1878, 1892 еллардан), 3 мәдрәсә, 7 су тегермәне эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 3614 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Сумароково волостенә керә. 1920 елдан – ТАССРның Бөгелмә кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Баулы, 1935 елның 10 февраленнән – Ютазы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Баулы, 1991 елның 6 апреленнән – Ютазы районында.
Хәзер – Кәрәкәшле авыл җирлеге үзәге.
1930 елда авылда «Куш елга», «Сулы Куак», «Көчле елга», «Үзәк» колхозлары оештырыла. 1934 елда «Сулы Куак» колхозы Киров исем колхоз итеп үзгәртелә (1950 елда аңа «Куш елга» һәм «Үзәк» колхозлары кушыла). Шул ук 1950 елда «Көчле елга» колхозы җирлегендә «Гигант» колхозы барлыкка килә. 1958 елдан – берләштерелгән Киров исем колхоз (үзәк утары – Кәрәкәшле авылы; аңа шулай ук Акчишмә, Салкын Чишмә авыллары, юкка чыккан Андреевка, Восточный, Зәйпе, Красная Заря, Муравейник поселоклары, 1959 елдан – Урал поселогы хуҗалыклары да керә), 1993 елдан – «Кәрәкәшле» җаваплылыгы чикләнгән ширкәте, 1995 елдан – «Кәрәкәшле» коллектив хуҗалыгы, 2011 елдан – «Кәрәкәшле» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.
Халкы башлыча «Кәрәкәшле» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятедә эшли, ит-сөт терлекчелеге, үсемлекчелек белән шөгыльләнә.
1918 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1935 елда – җидееллык, 1939 елда – урта (1985 елда яңа бина төзелә), 2011 елда – тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.
1960 елларда мәктәп каршында музей ачыла (1987 елдан – туган якны өйрәнү музее, 1993–2007 елларда – Татарстан Республикасы Дәүләт берләштерелгән музее филиалы, 2008 елдан – муниципаль музей; 2010 елдан музейны оештыручы С.Ш.Шәрәфиева исемен йөртә), авыл тарихына, Бөек Ватан сугышына, авылда туган күренекле шәхесләргә багышланган 9500 тән артык экспонат исәпләнә.
Мәдәният йорты (1938 елдан, 1968 елдан яңа бинада), китапханә (1938 елдан – уку йорты буларак, 1945 елдан – китапханә), «Ләйсән» балалар бакчасы (1960 елдан, 1985 елдан яңа бинада), фельдшер-акушерлык пункты (1940 елларда – медпункт буларак ачыла, 1960–1970 елларда бала тудыру бүлеге була), мәчет (2009 елдан) эшли.
Мәдәният йорты каршында авыл укытучылары С.Ишмакаева һәм Г.Батыршинага (1971 елда) һәм механизатор М.Н.Вәлиевкә һәйкәл куела (1970 еллар, икесе дә – Татарстан Республикасының мәдәни мирас объекты). Авыл укытучыларына куелган һәйкәл биек кирпеч постаментка урнаштырылган гипс скульптур композиция итеп эшләнгән. Постаментка татар һәм рус телләрендә: «Беренче совет укытучылары – халык бәхете өчен көрәшүчеләр, 1919 елда совет власте дошманнары тарафыннан үтерелгән Сәрби Ишмәкәева һәм Гайшә Батыршина» дип язылган.
Киров исемендәге колхоз механизаторы, иген уңышын янгыннан саклаганда һәлак булган Марату Нәҗип улы Вәлиев (1932–1969) истәлегенә куелган һәйкәл биек кирпеч постаментка урнаштырылган гипс бюсттан гыйбарәт.
С.Х.Батыршин (әдәби псевдонимы – Сирин) (1896–1969) – шагыйрь, Бөек Ватан сугышында катнаша;
М.Б.Газизов (1939 елда туган) – химия фәннәре докторы, профессор, РФнең атказанган югары мәктәп хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе;
Р.Г.Галиев (1947–2014) – инженер-технолог, Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге лауреаты, техник фәннәр кандидаты, «Почет билгесе» ордены кавалеры;
Н.Җ.Хаҗипов (1928–2018) – биохимик, ветеринария фәннәре докторы, профессор, ТАССРның, РФнең атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасы һәм СССР Дәүләт премияләре лауреаты, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры;
Н.М.Хәлиуллин (1936–2004) – Киров исемендәге колхоз рәисе (1977–1994 еллар), Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры;
Ф.М.Хисамова (1936–2018) – филолог, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы;
Ә.М.Шәрипов (1941 елда туган) – әдәбият белгече, шагыйрь, филология фәннәре докторы, профессор.
Авыл белән Социалистик Хезмәт Герое, сарык караучы, Киров исемендәге колхозның сарык үрчетү фермасы мөдире (1975–1986 елларда), Ленин ордены, «Почет билгесе» ордены кавалеры Т.Г.Зарипованың (1930–2018) тормышы һәм эшчәнлеге бәйле.
1795 елда – 213 ир-ат;
1859 елда – 803,
1886 елда – 1261,
1889 елда – 1335,
1897 елда – 1676,
1920 елда – 1958,
1926 елда – 2080,
1938 елда – 1532,
1949 елда – 1501,
1958 елда – 1021,
1970 елда – 1466,
1979 елда – 1269,
1989 елда – 977,
2002 елда – 869,
2010 елда – 739,
2020 елда – 702 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.