Тарихы

1661 елда ясаклы һәм йомышлы чуашлар, ясаклы татарлар тарафыннан нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Ижборискино исеме белән дә искә алына. 1730 еллар ахыры һәм 1740 еллар башында ясаклы чуашлар чукындырылалар.

Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, агач эше, тимерчелек, тегүчелек һәм күн итек тегү кәсепчелеге, арба көпчәкләре ясау тарала.

1885 елда Халык мәгарифе министрлыгының әҗнәбиләр училищесе ачыла.

XX йөз башында чиркәү-приход мәктәбе, 2 җил тегермәне, тимерчелек, ярма яргыч, йон тетү йорты, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1974,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Гусиха волостена керә.

1920 елдан ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Спас, 1935 елның 10 февраленнән – Кузнечиха, 1960 елның 28 октябреннән – Куйбышев, 1991 елның 4 октябреннән Спас районында.

Хәзер – Урта Йорткүл авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1933 елда авылда Ворошилов исем. колхоз оешырыла, 1957 елдан – «Заря» колхозының үзәк утары (шулай ук Фадеевка һәм хәзерге вакытта юкка чыккан Лобовка авыллары да керә). 1997 елдан − «Заря» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. Хәзер элеккеге колхоз җирләрендә берничә крестьян-фермер хуҗалыгы һәм «Болгар арыш» акционерлык җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Тулы булмаган урта мәктәп (1990 елдан, Антоновка урта мәктәбе филиалы), мәдәният йорты (2014 елда яңа бина төзелә), китапханә бар.

2003 елдан мәктәп каршында туган якны өйрәнү музее (оештыручысы – З.Б.Мокшина) эшли.

Күренекле кешеләре

А.И.Башкиров (1915–2002) – Бөек Ватан сугышында катнаша, Дан орденының тулы кавалеры.

Халык саны

1716 елда – 160,
1762 елда – 156 кеше;
1782 елда – 83 ир-ат;
1795 елда – 214,
1859 елда – 519,
1897 елда – 792,
1908 елда – 1026,
1920 елда – 1011,
1926 елда – 576,
1938 елда – 362,
1949 елда – 287,
1958 елда – 314,
1970 елда – 346,
1979 елда – 312,
1989 елда – 227,
2002 елда – 252,
2010 елда – 247,
2021 елда – 191 кеше (руслар – 51%, татарлар – 44%).