- РУС
- ТАТ
Көзге һәм язгы боз китү аерып йөртелә.
Көзге боз китү вакытында елгада йөзүче бозларның формалашуы яр буендагы боз китекләренең, вак боз, сулы кар, боткасыман боз массаларының (шуганың) бер-берсенә ябышып катуы сәбәпле килеп чыга. ТР территориясендә зур һәм уртача зурлыктагы елгаларда күзәтелә; көзге боз китү кечкенә елгаларда булмый. Кайвакыт йөзеп баручы бозларның тупланмасы хасил була, ул үз чиратында елганың югары өлешендә су биеклеге күтәрелүгә китерә, әмма елгаларның бу вакытта аз сулы булуы аркасында бу күтәрелүләр зур булмый. Көзге боз китү вакыты, елгадагы суның муллыгына турыдан-туры бәйле рәвештә, берничә көннән алып бер айга кадәр һәм аннан да күбрәккә сузылырга мөмкин.
Яр буйларында һәм сай урыннарда боздан арчылган тар су юллары барлыкка килү белән, кышкы боз капламы җимерелә башлый һәм язгы боз китү күзәтелә. Елга ачылу алдыннан боз капламы берникадәр юка булган тиз агымлы урыннарда ачык киңлекләр хасил була. Кар сулары агып төшеп, су биеклеге күтәрелү сәбәпле, боз капламының да биеклеге күтәрелә, ул ватыла һәм агым буенча түбәнгә таба хәрәкәт итә башлый. Үзенең куәте буенча язгы боз китү көзге боз китүне узып китә, чөнки анда күп күләмле су һәм боз шактый зур тизлек белән хәрәкәт итә. Елганың тар юлларында, утраулар янында, текә борылышларда зур бозлар өелеп, тоткарлыклар барлыкка килә. Бу үз чиратында көчле су ташуларга һәм елга тирәсендәге җирләрне су басуга китерә. Язгы боз китү төбенә кадәр ката торган кечкенә яки су биеклеге күтәрелеше зур булмаган елгаларда, карның әкрен эрүе сәбәпле, сирәк күзәтелә. Язгы боз китү кечкенә елгаларда 7 көнгә, зур елгаларда 10 көнгә кадәр сузылырга мөмкин.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.