Тарихы

1617 елдан мәгълүм. Халкы элек сарай (1797 – 1860 елларда – удел) крәстияннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук балыкчылык, челтәр үрү тарала.

XX йөз башында бер сыйныфлы чиркәү-приход мәктәбе (1889 елда ачыла, 1920 елда 14 ир бала һәм 5 кыз бала укый), су тегермәне, икмәк пристане, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 852,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Анатыш волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер – Полянка авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда «Красная Поляна» колхозы оештырыла. 1946 елгы мәгълүматлар буенча, авылда «Прикамье» колхозы эшли. 1956 елгы мәгълүматлар буенча, авылда Киров исемендәге (кырчылык), 1960–1992 еллардагы мәгълүматлар буенча, Черняховский исемендәге колхозларның үзәк утары урнаша.

Халкы башлыча шәһәр тибындагы Балык Бистәсе поселогында эшли.

Мәдәният

Фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2010 елдан) бар.

Авылдан төньяктарак археология истәлеге – Полянка авыллыгы (монголларга кадәрге болгар чоры) табыла.

Халык саны

1782 елда – 119 ир-ат;
1859 елда – 519,
1897 елда – 636,
1908 елда – 592,
1920 елда – 618,
1926 елда – 623,
1949 елда – 410,
1958 елда – 229,
1970 елда – 160,
1989 елда – 668,
2002 елда – 738,
2010 елда – 792,
2020 елда – 822 кеше (татарлар – 72%, руслар – 27%).