- РУС
- ТАТ
Татарстанның Питрәч районындагы авыл, Норма елгасы буенда (Мишә елгасының уң кушылдыгы), Питрәч авылыннан 22 км төньяк-көнчыгыштарак урнашкан
1565–1567 елларда Пустошь Тереулова буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Тереулова исеме белән дә искә алына.
1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек. 1850 елларда авылда поташ заводы, XX йөз башында икмәк саклау-сату һәм вак-төякләр кибетләре, су тегермәне, тимерчелек эшли.
Авыл җәмәгатенең имана җире 430,25 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Аркатау волостена керә.
1920 елда – ТАССРның Лаеш, 1927 елдан – Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Питрәч районында.
Хәзер – Белкино авыл җирлегендә.
1951 елга кадәр авылда “Новый путь” колхозы (авылда үзәк утар урнаша) оештырыла. 1951 елдан – “Искра” колхозы.
Халкы башлыча үсемлекчелек белән шөгыльләнә.
1782 елда – 23 ир заты;
1859 елда – 282,
1897 елда – 335,
1908 елда – 360,
1920 елда – 360,
1926 елда – 401,
1949 елда – 165,
1958 елда – 148,
1970 елда – 92,
1979 елда – 87,
1989 елда – 60,
2002 елда – 54,
2010 елда – 46,
2020 елда – 35 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.