Эчтәлек

Биографиясе

1939 елның 2 маенда Казанда туган.

Казан педагогия институтының физик тәрбия факультетын тәмамлый (1961).

1961–2000 елларда 4 нче һәм 7 нче Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә тренер-укытучы, методист, Казан җыелма командаларында өлкән тренер (яшүсмерләр, өлкәннәр).

1968, 1970, 1972, 1978 елларда — РСФСР (хатын-кызлар), 1977 елда СССР (яшүсмерләр — «Дружба-77» социалистик илләр Кубогында җиңүче) командаларында тренерлык эшенә чакырыла.

2002–2008 елларда хатын-кызлар командасы «Казаночка»да (Россия чемпионы 2002; көмеш медаль алучы, 2002, 2003 (1 нче төркем); «Б» югары лигасы чемпионы, 2003–04, 2004–05) өлкән тренер. 2008 елдан «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятенең «Хатын-кызлар волейбол клубы» автоном коммерцияле булмаган оешмада тренер-консультант. Шәкертләре арасында — Л.И.Логинова.