Биографиясе

1921 елның 20 гыйнвары, Бөгелмә кантоны (хәзерге Ютазы районы) Бәйрәкәтамак авылы — 1996 елның 29 июне, Санкт-Петербург.

Бөгелмә педагогика училищесен (1937) тәмамлаганнан соң, 1937–1940 елларда урта мәктәптә укытучы булып эшли.

1942 елның маеннан Кызыл Армиядә.

Казан танк училищесен тәмамлый (1942).

Бөек Ватан сугышы фронтларында 183 нче танк бригадасының танк ротасы командиры (40 нчы армиянең 10 нчы танк корпусы). Брянск, Воронеж, 1 нче һәм 2 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Воронеж-Касторное, Белгород-Харьков һөҗүм операцияләрендә, Днепр елгасы өчен сугышта (барысы да — 1943), Яссы-Кишинёв (1944) һәм Братислава-Брно (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1943 елның 23 сентябрь төнендә Балык авылы янында (Украина ССРның Киев өлкәсе Кагарлык районы) Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. Шәрипов җитәкчелегендәге моторлаштырылган рота елганы кичеп, сугышып плацдарм яулый. Өч тәүлек дәвамында дошман контрһөҗүмнәрен батырларча кире кайтара.

Бронетанк һәм механикалаштырылган гаскәрләрнең Ленинград югары офицерлар мәктәбен тәмамлаганнан соң (1946) хәрби уку йортларында укытучы булып эшли.

1951 елда отставкага чыга, Ленинград диңгез училищесендә эшли.

Бүләкләре

Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Герой бюсты Баулы шәһәренең мемориаль комплексында, аның исеме язылган мәрмәр такта Казандагы Җиңү паркының мемориаль комплексында урнаштырыла.

Аның исеме белән Баулы шәһәре, Бәйрәки Тамак авылы һәм Ютазы районының Урыссу поселогы урамнары атала.

Әдәбият   

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 186;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2023. Т. 3. С. 731, 740, 741.

Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина