Биографиясе

1890 елның 14 марты, Вильно губернасының Сморгонь шәһәре – 1940 елның 1 феврале, Мәскәү.

Еврей халык училищесын тәмамлый (1901, Сморгонь), коммерция училищесында укый (1901–1907, Минск).

1911–1917 елларда Россия армиясендә. 1918 елда өяз башкарма комитетының статистика бүлеге мөдире, 1919 елда Тверь губернасы Кимра шәһәренең өяз Халык хуҗалыгы советы рәисе. 1920–1921 елларда Россия Коммунистлар (большевиклар) партиясе Тверь губерна комитетының агитация һәм пропаганда бүлеге мөдире.

1921–1924 елларда – Смоленск губерна Профсоюзлар советы, 1924–1926 елларда – Оренбург крае Профсоюз советы, 1926–1928 елларда – Татар өлкә Профсоюзлар советы, 1928–1929 елларда Урта Волга край Профсоюзлар советы (Самара шәһәре) рәисе.

1929 елдан Мәскәүдә: 1929–1936 елларда сәнгать хезмәткәрләре профсоюзы Үзәк комитеты рәисе, 1936–1938 елларда СССР Халык хуҗалыклары советы каршындагы Сәнгать эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары, 1938–1939 елларда Мәскәү художество театры директоры.

Репрессияләнә; үлгәннән соң аклана.

Профсоюз хәрәкәте һәм сәнгать белеме мәсьәләләре буенча хезмәтләр авторы.

Хезмәтләре

Что дает рабочему членский билет профессионального союза? М., 1924.

Что сказал VII съезд профсоюзов о рабочем клубе. М., 1927.

За работника искусств социалистической эпохи (стенография доклада на 1-й Всесоюзной культурной конференции Союза рабис 20 сентября 1932г.). М., 1933.

Әдәбият

Мирсияпов Т.А., Фомин А.А. Профсоюзы Республики Татарстан: история, опыт, проблемы (1905–1995 гг.). Казань, 1995.

Авторы – Ф.Г.Кәлимуллина