- РУС
- ТАТ
Татарстанның Яшел Үзән районындагы авыл. Зеленодольск шәһәреннән 38 км төньяк-көнчыгыштарак, Сумка елгасының югары агымы буенда урнашкан
Авыл Казан ханлыгы чорыннан билгеле. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре (ясаклы татарлардан) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау.
Мәхәллә XVIII йөзнең беренче яртысына кадәр барлыкка килә. 1846 елда яңа мәчет салына; 1908 елда янып китә, 1909 елда яңадан төзелә.
XX йөз башында шулай ук мәктәп (1909 елда 32 ир бала һәм 25 кыз бала укый), 2 җил тегермәне, 2 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 994,7 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Кавал волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында; 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1938 елның 4 августыннан – Юдино, 1958 елның 16 июленнән – Яшел Үзән районында.
Хәзер Бишнә авыл җирлеге үзәге.
1932 елда авылда Тукай исемендәге колхоз оештырыла. 1957 елдан авыл “Ключи” кошчылык (үзәк утары Большие Ключи авылында), 1965 елдан “Мичурин” яшелчәчелек (үзәк утары Олы Карагуҗа авылында) совхозлары составында. 1972 елдан авылда аерылып чыккан мөстәкыйль “Бишнә” совхозының үзәк утары урнаша, аның составына шулай ук Берновые Кавали, Гремячий Ключ, Кызыл Кармыш, Рус-Мари Кавалы торак пунктлары керә (1994 елдан “Бишнә” күмәк предприятиесе, 2000 елдан “Бишнә-Синтез” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять).
2004 елдан авыл “Колос-Синтез” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2011 елдан − “Золотой Колос” Агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2012 елдан “Ак Барс” Холдинг компаниясе” акционерлык җәмгыятенең “Идел аръягы” АПКсы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында (кырчылык, сөт терлекчелеге).
1930 елда Себергә сөрелгән крәстиян йортында башлангыч мәктәп ачыла, 1980 елда типовой проект буенча бина төзелә, мәктәп − сигезьеллыкка, 1989 елда – урта, 2010 елларда яңадан тулы булмаган урта мәктәпкә үзгәртелә.
Авылда шулай ук балалар бакчасы (2012 елдан мәктәп филиалы), мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, спорт мәйданчыгы (2016 елдан), мәчет (1995 елдан) эшли.
Төзекләндерелгән “Изгеләр чишмәсе” бар.
Авылдан 500 м көньяк-көнчыгыштарак борынгы “Иске авыл” зираты калдыклары бар.
К.С.Сабиров (1922−1979) – тел белгече, филология фәннәре кандидаты, СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты хезмәткәре (1950 елдан), 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры;
Р.Г.Шаһиева (1945 елда туган) – шагыйрә, тәрҗемәче, сәнгать белгече, музей хезмәткәре, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе.
Авыл белән икътисад фәннәре докторы, ТРның атказанган икътисадчысы, “Бишнә” совхозы директоры (1987−1991 елларда) Р.Т.Нагаевның тормышы һәм эшчәнлеге бәйле.
1782 елда — 65 ир заты;
1859 елда — 254,
1897 елда — 427,
1908 елда — 462,
1920 елда — 531,
1926 елда — 563,
1938 елда — 390,
1949 елда — 244,
1958 елда — 253,
1970 елда — 301,
1979 елда — 418,
1989 елда — 661,
2002 елда — 637,
2010 елда — 643,
2017 елда — 599 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.