- РУС
- ТАТ
гигиена белгече, медицина фәннәре докоторы (1976), ТР ФАнең мөхбир әгъзасы (1994), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1980)
1930 елның 26 феврале, Казан – 2006 елның 10 марты, шунда ук.
Казан медицина институтын тәмамлый (1954), 1957–1960 елларда һәм 1972 елдан шунда ук эшли, 1973–1995 елларда коммуналь гигиена кафедрасы мөдире, профессор (1977).
1960–1971 елларда Уфа гигиена һәм һөнәри авырулар фәнни-тикшеренү институтының хезмәт гигиенасы бүлеге мөдире.
Фәнни тикшеренүләренең төп юнәлешләре – хәзерге нефть эшкәртү һәм нефть химиясе пр-тиеләренең әйләнә-тирә мохитне канцероген углеводород белән пычратудагы роле; канцерогенлыкны өйрәнү һәм яман шешләр үсешен булдырмауда беренчел чаралар эшләү; тиредә һәм сулыш органнарында барлыкка килгән яман шешләр эпидимиологиясе.
М.М.Гыймадиев җитәкчелегендә әйләнә-тирә мохитне саклауның медицина аспектлары буенча проблемалы фәнни-тикшеренү лабораториясе оештырыла.
Тикшеренү нәтиҗәләре һава атмосферасында бенз(а)пирен концентрациясенең мөмкин булган концентрациясен нигезләүдә, «ТАССР халыкларының сәламәтлеге» һәм «Әйләнә-тирә мохитне саклау» (1990) республика максатчан программаларын эшләүдә файдаланыла.
«Казанский медицинский журнал»ның баш мөхәррир урынбасары булып эшли.
Атмосфера и человек. Казань, 1978;
Русско-татарский словарь медицинских терминов. Казань, 2003 (автордаш).
Профессор Марат Мингазович Гимадеев // Казан. мед. журн. 2000. № 1.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.