Этнография предметының нигезен аның этник йөзен билгеләүче халык мәдәнияте тәшкил итә. Этнографик мәгълүматларның зур өлеше халык тормышын турыдан-туры күзәтү (стационар һәм экспедицияләр вакытында тикшеренүләр, коллекцияләр туплау һ.б.), анкеталар тутыру һәм социол. сораштыру алымнары ярдәмендә туплана. Этнография эргәдәш фәннәр — гуманитар (антропология, тарих, социология һ.б.) һәм табигыять (география, икътисад һ.б.) фәннәре мәгълүматларын кулланып, тикшерү предметына комплекслы якын килүгә нигезләнә.

Казан төбәге этнографиясе

Казан төбәге этнографиясе турындагы беренче җентекле мәгълүматлар академия экспедицияләрендә (XVIII йөзнең 2 нче яртысы) катнашучылар — И.И.Георги, И.И.Лепёхин, П.С.Паллас хезмәтләрендә очрый. Аларда Урта Идел буе һәм Урал алды халыклары: татар, башкорт, мордва, чуаш һ.б. мәдәниятенә, көнкүрешенә һәм йолаларына шактый урын бирелә.

Россиядә этнография фән буларак XIX йөздә формалаша. 1804 елда Казан университеты ачыла, анда этнография мәсьәләләре белән Россия дәүләте тарихы, статистикасы һәм географиясе кафедрасы һәм Шәрекъ бүлеге галимнәре И.Н.Березин, А.К.Казимбәк, О.М.Ковалевский һ.б. шөгыльләнә. Алар төбәк, Себер, Ерак Көнчыгыш һәм кайбер чит ил халыкларының мәдәни-көнкүреш һәм тел үзенчәлекләрен өйрәнүгә зур өлеш кертәләр. 1815 елда университет каршында сирәк табылдыклар кабинеты оештырыла, аның беренче экспонатлары университет галимнәре тарафыннан Шәрекъкә (Тын океан утраулары, Кытай, Монголия) һәм Урта Идел буена оештырылган экспедицияләр вакытында табылган халык көнкүреше предметларыннан (хезмәт кораллары, кием-салым, бизәнү әйберләре һ.б.) гыйбарәт була (кара Казан университетының Этнография музее).

Казан этнографлары

Казан татарларының мәдәниятен һәм көнкүрешен башлап өйрәнүчеләрнең берсе булып Казан университеты профессоры К.Ф.Фукс исәпләнә. Аның хезмәтләрендә шулай ук Казан татарлары турында статистик мәгълүматлар китерелә, аларның руслар белән үзара мөнәсәбәтләре тасвирлана һ.б. Алардан һәм шулай ук А.А.Фукс, М.С.Рыбушкин, В.С.Сбоев һ.б. хезмәтләреннән Казан төбәге халыклары этнографиясенең фән буларак формалашуы башлана. XIX йөзнең 2 нче яртысында татар интеллигенциясе вәкилләре — Ш.Мәрҗани, К.Насыйри һ.б. хезмәтләре барлыкка килә, аларда Казан татарларының традицион мәдәнияте буенча бай этнографик материал туплап бирелә.

1878 елда Казан университеты каршында Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте оештырыла, аның җитәкчеләре һәм әгъзалары Г.Н.Әхмәров, Н.Ф.Катанов, И.Н.Смирнов, Н.А.Фирсов, П.Д.Шестаков һ.б. була; 1884 елда география һәм этнография кафедрасы ачыла. Системалы рәвештә этнограф белгечләр әзерләү башлана, экспедицияләр оештырыла.

XIX йөз ахырында — XX йөз башында Казан төбәге этнографиясе үсешенә этнограф, музей белгече, Казан университетының география, этнография һәм антропология кафедрасы мөдире (1911–1923) Б.Ф.Адлер зур өлеш кертә, ул Урта Идел буен һәм Татарстан АССРны географик һәм этнографик яктан өйрәнүнең төп бурычларын билгели. Аның тәкъдиме белән Казан университеты каршында Археология һәм этнография музее (1913) оештырыла.

1920 еллар башында төп этнографик тикшеренүләр ТАССР Үзәк музее тарафыннан гамәлгә ашырыла, Б.Ф.Адлер шәкерте Н.И.Воробьёв аның директоры (1930 елга кадәр) булып тора. Ул татар һәм чуаш халыкларының мәдәниятен һәм көнкүрешен өйрәнү буенча интенсив эшчәнлек җәелдереп җибәрә; аның катнашында ТАССРның барлык районнарына диярлек экспедицияләр оештырыла. Н.И.Воробьёв тарафыннан тупланган бай этнографик материал «Казан татарларының матди мәдәнияте» («Материальная культура Казанских татар», 1930) хезмәтендә урын ала, анда халыкның традицион мәдәнияте һәм йолалары тасвирлана, беренче тапкыр Казан татарларының килеп чыгышы турындагы мәсьәлә күтәрелә.

Казанда башка этнографларның да Урта Идел буе халыкларын өйрәнүгә багышланган хезмәтләре — М.Е.Евсевьевның «Татреспублика мордвалары» («Мордва Татреспублики», 1925), М.С. һәм Г.С.Гобәйдуллиннарның «Казан татарларының аш-суы» («Пища Казанских татар», 1927), В.В.Егеревның «Казан төбәге халыкларының үзенчәлекле таралышы» («Самобытное расселение народностей Казанского края», 1928) һ.б. басыла.

Республикада этнографик тикшеренүләр үсешенә төбәкне өйрәнү хәрәкәте зур өлеш кертә (кара Төбәкчелек белеме). Этнографик тикшеренүләрне координацияләүдә Академүзәк, Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыяте, Татарстан төбәкләрен өйрәнү бюросы һ.б. мөһим роль уйный. Әлеге оешмаларның җитәкчеләре һәм әгъзалары — күренекле галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре Г.С.Гобәйдуллин, Г.Г.Ибраһимов, Гали Рәхим, М.Г.Худяков һ.б. була. Алар татар теле һәм әдәбиятын, Урта Идел буе халыкларының тарихын һәм этнографиясен өйрәнү белән шөгыльләнәләр. 1920 еллар уртасында бу оешмалар татар халкының көнкүреше, йолалары һәм мәдәнияте буенча тикшеренүләр өчен даими рәвештә этнографик экспедицияләр уздыралар.

Төбәктә этнография үсеше

1920 еллар ахырында илдәге гуманитар фәндә кризис башлануга бәйле рәвештә төбәктә этнография үсеше кискен акрыная. Моңа Совет хөкүмәтенең милләтләрне якынайтуга, кешеләрнең яңа, этник булмаган бергәлекләрен формалаштыруга һ.б. юнәлтелгән сәясәте дә сәбәпче була. Милли мәдәниятне һәм традицияләрне өйрәнүгә омтылыш милләтчелек чагылышы дип бәяләнә. 1930 елларда этнографик тикшеренүләр һәм экспедицияләр оештыру белән шөгыльләнгән күп кенә үзәкләр бетерелә.

1930 еллар ахырында этнографиянең фән буларак яңарышы башлана. Татарстан халыкларының этнографиясен тикшерү буенча Татарстан Тел, әдәбият фәнни-тикшеренү институты (1941 елдан Татарстан Тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институты, 1945 елдан СССР ФАнең Казан филиалы составында, 1997 елдан ТР ФАнең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты) төп үзәккә әверелә.

Бөек Ватан сугышыннан соң Казан университеты этнографик тикшеренү эшләрен яңартып җибәрә, 1946 елда ул, СССР ФАнең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты белән берлектә, ТАССРның Кама аръягы районнарына экспедицияләр оештыра. Экспедициядә катнашучылар Урта Идел буенда яшәүче русларның традицияләре һәм көнкүреше, татар эпиграфикасы һ.б. буенча бай материал туплыйлар.

1940 еллар ахырында төбәктәге татар, чуаш, удмурт һ.б. халыкларны тарихи-этнографик яктан өйрәнү киң колач ала. Этнографларның күпьеллык өйрәнүләре нәтиҗәсе булып Н.И.Воробьёвның «Казан татарлары (Октябрьгә кадәрге чордагы матди мәдәният буенча этнографик тикшеренүләр)» («Казанские татары (этнографические исследования материальной культуры дооктябрьского периода)», 1953) һәм Ф.Х.Вәлиев, Н.И.Воробьёв, Р.Г.Мөхәммәдова һ.б.ның «Урта Идел һәм Урал буе татарлары» («Татары Среднего Поволжья и Приуралья», М., 1967) коллектив хезмәте тора, аларда татар халкының тарихы һәм этнографиясенең иң әһәмиятле яклары (килеп чыгышы, исәбе, урнашуы һ.б.) яктыртыла.

1960 еллардан Казан университеты этнографлары Урта Идел буе халыкларының гаилә һәм гаилә мөнәсәбәтләрен тикшерүгә керешәләр. Е.П.Бусыгин XVI йөз — XX йөз уртасы рус авылы гаиләсен анализлый.

1970 — 2000 елларда ТР ФА нең Тел, әдәбият һәм тарих институты этнографлары татар халкының традицион мәдәнияте барлыкка килүе һәм үсешенең фундаменталь проблемаларын өйрәнәләр. «Татар халкының тарихи-этнографик атласы»н төзү кысаларында 30 дан артык экспедиция оештырыла, татарлар тупланып яшәгән төбәкләр (500 гә якын торак пункт) тикшерелә һәм күп кенә монографияләр: Н.А.Халиковның «Идел буе һәм Урал татарларының хуҗалыгы (XIХ йөз уртасы — XX йөз башы)» («Хозяйство татар Поволжья и Урала (середина XIХ — начало XX вв.)», 1995); С.В.Суслова, Р.Г.Мөхәммәдованың «Идел буе һәм Урал татарларының милли киеме (XIX йөз уртасы — XX йөз башы)» («Народный костюм татар Поволжья и Урала (середина XIX — начала XX вв.)», 2000); «Татарларның этнотерриториаль төркемнәре һәм аларның формалашуы мәсьәләләре» («Этнотерриториальные группы татар и вопросы их формирования», 2002) басылып чыга. Әлеге юнәлеш үсеш алу белән бәйле рәвештә, татарларның аерым төркемнәренә багышланган хезмәтләр: Р.Г.Мөхәммәдованың «Мишәр татарлар» («Татары-мишари», М.,1972), Ф.Л.Шәрифуллинаның «Касыйм татарлары» («Касимовские татары», 1992), Д.М.Исхаковның «Әстерхан татарлары» («Астраханские татары», 1992), «Мәлки керәшеннәре» («Молькеевские кряшены», 1993), Ф.Т.Вәлиевнең «Себер татарлары» («Сибирские татары», 1993), Е.П.Бусыгин, Н.В.Зорин, Р.Н.Мусина, Ф.Ш.Сафина, Г.Р.Столярова, С.В.Суслова, Р.К.Уразманова һ.б. ның этнографик хезмәтләре нәшер ителә.

1980 еллар ахырында — 1990 еллар башында этнография белән кызыксыну сизелерлек арта. 1987 елда Тел, әдәбият һәм тарих институтында (1996 елдан ТР ФАнең Тарих институты) этнология бүлеге оештырыла; 1988 елда Казан университетында археология һәм этнография кафедрасы ачыла. Хәзерге җәмгыятьтә этник асылның актуаль социаль проблемалары: модернизация процесслары йогынтысы, бердәйлек формалары, көнкүрештә һәм этник үзаң структурасында дин, этносара мөнәсәбәтләр, ТРда иммигрантларның җайлашуы һ.б. тикшеренүчеләрнең аерым игътибарын җәлеп итә. Урта Идел буе халыкларының мәдәниятен, көнкүрешен һәм традицияләрен өйрәнү буенча тикшеренүләр дәвам итә: төбәк халыклары этнографиясе буенча күпсанлы мәгълүматлар «Татарлар» («Татары», М., 2001) һәм «Tartarica атласы. Татарлар һәм Евразия халыклары тарихлары. Татарстан Республикасы кичә һәм бүген» («Атлас Tartarica. Истории татар и народов Евразии. Республика Татарстан вчера и сегодня», М., 2006) коллектив монографияләрендә, күптомлы «Татар энциклопедиясе»ндә, «Борынгы заманнардан татарлар тарихы»нда («История татар с древнейших времён») урын ала.

Әдәбият                

Воробьёв Н.И. К.Ф.Фукс — первый исследователь быта Казанских татар // Вестн. Науч. об-ва татароведения. К., 1927. № 6; 

Бусыгин Е.П., Зорин Н.В. Русские коллекции в этнографическом музее Казанского университета // Советская этнография. 1958. № 5; 

шулар ук. Этнография в Казанском университете. К.,2002; 

Бусыгин Е.П. Основы этнологии: Курс лекций для студентов исторических факультетов. К.,2001.

Автор — Р.Р.Батыршин