Казансу елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 26 км, бассейнының мәйданы 105 км2. Елга, нигездә, Биектау районы территориясеннән ага, түбән агымының зур булмаган өлеше Казан чигендә урнашкан. Елга башы урман массивында, Пановка авылыннан 5 км төньяк-көнбатыштарак, тамагы Колсәет авылында. Елга башының абсолют биеклеге 160 м, тамагыныкы — 54 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 12%.

Киндерленең 0,4 тән алып 3,7 км га кадәр озынлыктагы 6 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,43 км/км2.

Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 113 мм, ташу агымы катламы 108 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче ункөнлегендә башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,02 м3/с.

Суы язын уртача каты (3–6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (6–12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100–300 мг/л, кышын һәм җәен 700–1000 мг/л.

Киндерле бассейнында суның гомуми күләме 0,7 млн м3 булган 2 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.

Киндерле үзәнлегендә «Остачы сөзәклеге» табигать истәлеге урнашкан.